Прощай, школа
(эштән азат ителгән татар теле укытучыларына һәм бу гаделсезлекне булдырган җитәкчеләргә багышлыйм)
Сау бул, мәктәп!!! Юк, юк... Прощай школа!
Дип әйтергә кирәк бу заман.
Прощай, диеп синнән көлеп кала
Мәктәп тәрәзәңнән бер балаң.
Кайберләре, синнән борылган да,
Сүз дә әйтми тора, эндәшми.
Ә башкалар ... бер сүз әйтми генә
Сөртә биттән аккан күз яшен.
Йөгереп чыкмый арттан балаларың,
Коллегалар сүзсез торалар.
Да, да, хороший он был, - дип
Синең арттан гапләр коралар.
Прощай, - дип ул шулай китеп бара.
Ә тынлыкмы? Кабер тынлыгы.
Урыслашкан татар каласында
Россиянең реаль чынлыгы.
Мәктәп бусагасын атлый да ул
Өйгә кайта тормыш җайларга.
Телевизор ача, җитәкченең
"Бар да яхшы!" - сүзен карарга.
Ә мәктәптә уку дәвам итә.
Мәктәп түгел инде... Школада.
Бал юк инде... Дегет кенә калды
Дегетләнгән кара калада.
Дегет менәр шулай астан өскә
Юк-юк!!! Инде бүген кара ул!
Зур мөнбәрдән "Яхшы!" - дигәннәрнең
Инде бүген бите карадыр.
Телевизор карап чәен эчә.
Русалкога бармый, ул - татар!
... Зираттагы тынлык... Балда - дегет...
Елата шул, әйе, елата...
Раил Гатауллин. 01.11.2017
#татартеле #укытучы #татарча #шигырь